Новости
2024-09-03 13:50

Үзәк китапханә китапханәчеләре кадет мәктәбе укучылары белән «Безгә моны онытырга ярамый» дигән чара үткәрделәр

Үзәк китапханә китапханәчеләре кадет мәктәбе укучылары белән «Безгә моны онытырга ярамый» дигән чара үткәрделәр, анда глобаль масштабтагы мөһим проблема – террорчылык проблемасы, аның дөньяда барлыкка килү тарихы турында фикер алыштылар, соңгы еллардагы террорчылык актларын искә алдылар һәм Төньяк Осетиядәге вакыйгага – Беслан шәһәре мәктәбендә тоткыннарны алуга аерым игътибар бирелде. Китапханәчеләр террорчылыкка ничек каршы торырга, гражданлык уяулыгын күрсәтергә, шулай ук террорчылык куркынычы очрагында исән калу өчен үз– үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләделәр, чөнки төп максат-исән калу!