Новости
2024-08-28 14:38

28 августта үзәк китапханә хезмәткәрләре Чирмешән өлкәннәр һәм инвалидлар өчен йорт –интернатта ачык һавада ял итү урынында «Татарстан республикасы - дуслык иле, һәрбер милләт аның гөле» исемле үткәре

Әлеге чара Татарстан Республикасы көненә, үз халкының мәдәниятен генә түгел, башка милләтләрнең мәдәниятен дә кызыксындыруга һәм хөрмәт итүгә багышланган. Татарстан Республикасының башка районнарындагы кебек үк, Чирмешән районында тату, дус булып төрле милләт кешеләре яши, алар бик күп еллар эчендә барысы да бер-берсенә ияләштеләр һәм бер тату гаилә булып яшиләр. Китапханәче районыбызда нинди милләтләр яшәгәнен, халыкның традицияләре һәм гореф-гадәтләре турында сөйләде. Чара ахырында китапханәче китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде, ә теләүчеләр өйгә укырга китаплар ала алды.