Новости

3 сентябрь көнне Чирмешән аграр техникумында үзәк китапханә хезмәткәрләре «Без террорчылыкка каршы» дигән әңгәмә үткәрде

Әңгәмәдән укучылар терроризмның нәрсә икәнен, аның төрләре, аның максатлары нинди икәнен белделәр. Соңгы елларда дөньяда кылынган террор гамәлләрен искә төшерделәр. Балаларга террорчылык белән янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белү, мондый ситуацияләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләделәр. Террорчылык башланганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә, шикле әйберләрне табуга аерым игътибар бирелде, уяулык күрсәтүнең мөһимлеге, террорчылыкка ничек каршы торырга һәм мондый хәл килеп чыкканда үзеңне һәм якыннарыңны ничек сакларга кирәклеге турында сөйләштеләр.