Новости

“Табигатьне саклыйк” мастер-классы

6 октябрь көнне үзәк балалар китапханәсендә Бөтендөнья яшәү көне алдыннан “Табигатьне саклыйк” темасына мастер-класс үткәрелде. Яшь укучылар экология, табигатьне һәм аның ресурсларын ничек сакларга кирәклеген, кешенең әйләнә-тирә мохиткә нинди йогынты ясавын һәм безнең уртак йортыбызны - Җир планетасын саклау өчен нәрсә эшләргә кирәклеген белделәр.