Махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләребез туган якларыннан һәрдаим җылы хәбәр көтәләр. Балалар тарафыннан язылган хатлар аларның күңелләренә аеруча җылылык өсти.Махсус хәрби операциясе зонасына гуманитар ярдәм җибәрү алдыннан Чирмешән Үзәк китапханә хезмәткәрләре Чирмешәннең 1нче урта мәктәбендә укучылары өчен “Солдатка хат” дип исемләнгән мастер-класс үткәрделәр. Илебезнең тынычлыгын сакларга киткән солдат абыйларына балалар матур бланкларга, махсус символика кулланып рәсемнәр ясап, изге теләкләрен яздылар. Сабыйларның теләкләре кабул булсын иде! Илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын!