Новости
2024-09-03 13:55

Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көнендә үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Кадет мәктәбенең 6 сыйныф укучылары өчен "Без белергә һәм истә тотарга тиеш!" дигән әңгәмә үткәрделәр

Китапханәчеләр 3 сентябрьдә, бөтен ил буйлап террорчылык актлары корбаннарын, шулай ук хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган хокук саклау органнары хезмәткәрләрен искә алулары турында сөйләделәр. Балаларга соңгы унъеллыкның террорлык актлары турында искә төшерделәр. 2004 елның 1 сентябрендә мәктәп линейкасына килгән балаларның, аларның ата-аналарының, укытучыларының йөзләрчә гомерен алып киткән Бесланның коточкыч фаҗигасенә аерым игътибар бирелде. Барлык гөнаһсыз корбаннар истәлегенә балаларга "Беслан... без хәтерлибез!" дигән плакат булдырырга тәкъдим ителде. Чара азагында Бесланда һәлак булганнарны һәм террорчылык актларының барлык корбаннарын бер минутлык тынлык белән искә алдылар.