Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре яшьләр мәйданчыгында "Безнең күңелле Яңа ел" уен программасын үткәрделәр. Китапханәче бәйрәмнең тарихы, йолалары һәм традицияләре турында сөйләде. Программа барышында кунаклар хәрәкәтчән уеннарда катнаштылар һәм әйлән-бәйлән уйнадылар. Чара ахырында барлык катнашучылар да татлы призлар алдылар.