29 августта, Татарстан Республикасы көне алдыннан, үзәк китапханә китапханәчеләре Чирмешән авылы яшьләр мәйданчыгында “Татарстан минем Республикам триколор" акциясе үткәрделәр. Халыкны якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар һәм Татарстан символикасы белән брошкалар бүләк иттеләр.