Новости
2024-08-29 14:18

«Минем яраткан Татарстаным» акциясе

Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү кысаларында үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Минем яраткан Татарстаным» акциясен уздырды. Китапханәчеләр якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар, шулай ук, балаларга Татарстан Республикасы флагын символлаштыручы броша һәм лента-триколор бүләк иттеләр.