Район китапханәчеләре аны әзерләүдә, үткәрүдә, бәйрәмне ачу тантасында актив катнаштылар. Чирмешән авылы кунаклары һәм халкына милли хатын-кызлар баш киеме ясау буенча мастер-класслар тәкъдим ителде, ә заманча материаллардан брошлар ясадылар, Татарстан символикасы белән аквагрим ясап, үзләрен дизайнер ролендә сынап карадылар. Теләгән һәркем Чирмешән районы символикасы төшерелгән флаглар сатып ала алды.