Ипи һәрвакыт өстәл башына куела. Чөнки икмәктә, халык риваятьләренә караганда, рус кешесенең тормышы һәм көче гәүдәләнгән, икмәк белән һәркемнең шәхси өлеше дә бәйләнгән. Русьта икмәкне изге урын итеп санаганнар, һәм халык төп ризыкны «Икмәксез — балсыз туймассың», «Тозсыз-икмәксез - төшке ашның яртысы», «Икмәк-барысынада баш» дигән әйтемнәргә һәм мәкальләргә багышлаганнар. Рус язучылары һәм шагыйрьләре көзнең матурлыгына һәм юмартлыгына һәрвакыт сокланалар. Икмәк исә рус әдәбияты әсәрләрендә аерым урын алып тора, чөнки ул илебезнең төп байлыкларыннан берсе һәм һичшиксез, төп туклану продукты булып тора. Үзәк балалар китапханәсендә икмәккә багышланган «Икмәк - бөтен нәрсәгә баш!» дигэн әдәби әсәрләр күргәзмәсе тәкъдим ителде, биредә балалар икмәкне өй шартларында пешерү рецепты белән дә таныштылар. Икмәкнең кыйммәте бик зур, чөнки ул 120 һөнәрнең авыр хезмәте нәтиҗәсендә өстәлгә чыга. Заманнар үзгәрә, яңа буыннар барлыкка килә, әмма икмәк элеккечә үк туендыручы һәм рус халкы мәдәниятенең төп элементы булып кала. Барлык укучылар һәм китапханә кунаклары икмәк турында кызыклы мәгълүмат белән таныштылар.