Новости

Чирмешән үзәк китапханәсе Пушкин картасы проекты кысаларында әтиләр көненә багышлап Туймат авылы урта мәктәбе укучылары белән "Яраткан әти өчен" исемле эшләнмәләр ясау буенча иҗади мастер-класс үткәрд

Әтиләр көне-Россиядә чагыштырмача яңа, күптән түгел генә рәсми статус алган бәйрәм. Әти - ул балачактан ук иң кадерле һәм яраткан кеше. Чирмешән үзәк китапханәсе Пушкин картасы проекты кысаларында әтиләр көненә багышлап Туймат авылы урта мәктәбе укучылары белән "Яраткан әти өчен" исемле эшләнмәләр ясау буенча иҗади мастер-класс үткәрде. Бүләкләр матур һәм бәйрәмчә килеп чыкты. Балалар зур фантазия һәм иҗат күрсәттеләр. Үз куллары белән эшләнгән эшләр бик күп уңай эмоцияләр йөртә: бу бүләкне ясаган кешегә дә, аның өчен билгеләнгән кешегә дә. Әтиләр, һичшиксез, балаларының тырышлыкларын һәм игътибарын кадерләячәкләр.