Яңа уку елының беренче көннәрендә үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре 1 нче Чирмешән урта мәктәбенең беренче сыйныф укучылары өчен “Яңа уку елының беренче китап укучысы” акциясен оештырды. Акция, укучыларны китапханәгә җәлеп итү формаларының берсе булып тора. Яшь укучыларга чын китап укучылар булу өчен китапханәдән файдалану кагыйдәләре аңлатылды, шулай ук китапханә түгәрәкләренә чакыру таратылды.